2014 елның 3 декабрендә Менделеев муниципаль районында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Х.Әхмәдиева, Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Л.И.Богатова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге начальнигы А.А.Юнысов катнашында Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация утырышы булып узды.
Координация советында “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча, суррогат хәмер сату, сәүдә челтәрләрендә тиешле лицензиядән башка гына хәмер сатуга юл куймау мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.