Агымдагы елның 4 декабрендә “Түбән Кама ш. халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт учреждениесе тарафыннан Түбән Кама территориаль органы белгечләре белән берлектә оештырылган кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен арттыру психологик ярдәм итү һәм аларга хезмәт базарына җайлаштыру буенча атналык семинар темаларыннан берсенә әйләнде. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре үзенең чыгышында семинарда катнашучылар игътибарына кулланучы (шәхсән үзенең, гаиләсе, йорт ихтыяҗлары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган башка ихтыяҗлары өчен) белән эшмәкәрлек субъекты – җитештерүче, эш башкаручы, сатучы арасында килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәүләт белән иҗтимагый хәрәкәтләр арасында тормышка ашырылып килә торган чаралар комплексы; хокук бозуларның ихтимал формалары һәм аларны яклау механизмы; кулланучылар хокукларын бозган өчен җаваплылык; үзләренең законлы хокукларын яклау максатында алынган мәгълүматны куллану, куллану базарына контрольлек итү турында җиткерде.
Чара ахырында барлык кулланучыларга “PULSE” Кулланучылар өчен файдалы газета” һәм, алга таба мөрәҗәгать итү максатында элемтәгә керү өчен телефон номерлары күрсәтелеп, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.