2014 елның ноябрендә “Казан технология һәм дизайн көллияте” урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең ике төркемендә булачак технологлар һәм дизайнерлар өчен чаралар үткәрелде.
Көллиятне тәмамлап чыгучыларның һөнәри эшчәнлегендә хокукый җайга салу зур роль уйный. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны белү булачак товаровед-экспертлар өчен аеруча кирәк. Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре чараның беренче өлешендә укучыларны законның төп нигезләмәләре белән таныштырды, шул исәптән экспертизаның нинди очракларда, кем инициативасы белән һәм кемнең хисабына үткәрелүе турында сөйләде.
Законны аңлатканнан соң, материалны ныграк үзләштерү йөзеннән, “Куллану белемнәре нигезләре” дигән темага тест үткәрелде.
Чараның икенче өлеше сорауларга җавап рәвешендә уздырылды.
Студентлар үзләренең тормышында килеп чыккан төрле хәлләр буенча сорауларын бирде. Шулай итеп, белгеч аларга үлчәме ягыннан ярамаган аяк киемен яки кием-салымны башкасына алыштыру, товарның кимчелекләре ачыкланганда нинди гамәлләр кылырга кирәклеге, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алыштыру сроклары, нинди товарларның техник яктан катлаулы товарларга керүе һәм аларны сатып алуга карата “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын куллану турында аңлатты.
Ә инде эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәйле хәлләрне карап тикшерү киләсе очрашуларга калдырылды. Укучылар һәм укытучылар аларның үткәрелүен түземсезләнеп көтәчәкләрен белдерде.