2014 елның 12 декабрендә – Россия Федерациясе Конституция көнендә 12.00 дән 20.00 сәгатькәчә Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уздырыла
Этил спирты һәм алкогольле продукцияне җитештерү, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының дәүләт инспекциясендә һәм аның территориаль органнарында гражданнарны кабул итү түбәндәге адреслар буенча башкарылачак:
1) Казан ш., Һ.Такташ ур., 94 й., кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (843) 278-91-93, 278-92-00;
2) Әлмәт ш., Гафиятуллин ур., 26 й., кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (8553) 22-21-66, 22-21-33;
3) Арча ш., Банк ур., 2а й., кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (84371) 5-85-15, 4-58-78;
4) Зеленодол ш., Засорин ур., 9 й., кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (84371) 5-85-15, 4-58-78;
5) Чаллы ш., ГЭС б., Корчагин бульвары, 2а й., кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (8552) 71-26-36, 71-43-03;
6) Түбән Кама ш, Бызов ур., 20а й., кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (8555) 36-64-12,36-63-76;
7) Чистай ш., Бебель ур., 121д й., кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (84342) 5-15-50; 5-49-85.
Этил спирты һәм алкогольле продукцияне җитештерү, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының дәүләт инспекциясе компетениясенә түбәндәге мәсьәләләр керә:
1. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү.
2. Кулланучылар хокукларын тормышка ашыру, тәэмин итү һәм яклау чараларын үткәрү.
3. Куллану базарында закон бозуларны кисәтү һәм мондый очракларга юл куймауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру.
Кабул итү алдан язылып кую буенча, шулай ук алдан язылып куелмыйча, чират тәртибендә үткәреләчәк.
Шәхсән кабул итү алдыннан гражданин шәхесен раслаучы документ күрсәтергә тиеш.