Декабрьнең беренче көннәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре мобиль төркем составында Аксубай районы авыл җирлегендә эшләде. Тикшерүләр Карасу, Яңа Кәрәмәт һәм Шербен авыл җирлекләрендә уздырылды. Бер үк вакытта төркемнең эше барышында сәүдә объектларының алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне ни рәвешле үтәүләренә мониторинг үткәрелде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мобиль төркем алкогольле продукцияне, “ике төрле максатта” кулланыла торган сыекчаларны легаль булмаган рәвештә сатуның бер генә очрагын да ачыкламады. Шулай ук алкогольле продукция, шул исәптән сыра сату вакытын тыюны санга сукмау фактлары да билгеләнмәде.
Шулай да Шербен һәм Карасу авылларында стационар булмаган сәүдә объектларында сыра сату очраклары билгеле булды. Нәтиҗәдә 62,92л күләмендә сыра законсыз әйләнештән алынды. Хосусый эшмәкәрләр - стационар булмаган сәүдә объектлары хуҗалары РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә чакыртып алынды.