Җәза бирергә һәм аны үтәргә

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Закон бозуны ачыклау һәм булдырмый калу – эшнең яртысы гына әле. Закон бозучыга билгеләнгән җәзаның тулы күләмендә үтәлүе кирәк. Юкса контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының эш нәтиҗәсе юкка чыгачак, ә инде закон бозучы үз гамәлләренең җәзасын калуын сизеп, янә кыек юлга басачак.

Шуңа күрә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә үзләренә карата штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту күздә тотылган хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә объектларына һәм яшәү урыннарына уртак рейдлар оештырды. Күп кенә закон бозучыларның, ихтыярый рәвештә штраф түләү мөмкинлеге була торып, әлеге процедураны ачыктан-ачык инкарь итүләре сер түгел.

Контрольлек итүче органнар вәкилләре азу ярган түләмәүчеләр белән очрашып, аларны үтәтү производствосы кузгату турында карарлар белән таныштырды, аңлату рәвешендә әңгәмә уздырды һәм штрафлар түләү буенча квитанцияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International