Декабрь башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы карамагындагы кайбер районнарда алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактларын ачыклау буенча полиция хезмәткәрләре белән уртак рейдлар уздырылды.
Рейдлар нәтиҗәләре болайрак: Балтач районының Югары Субаш авылында хосусый эшмәкәр М.З.Гобәйдуллин, хосусый эшмәкәр Л.П.Хөснетдинова кибетләрендә; Теләче районында Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 899 нчы чакрымында урнашкан хосусый эшмәкәр Т.А.Әхтәмов кибетендә чикләнгән вакытта, ягъни иртәнге 10га кадәр сыра сату фактлары ачыкланды.
Әлеге сәүдә объектларында иртәнге 10 га кадәр алкогольле продукция сатуны тыю турында мәгълүмат эленеп торса да, сатучылар закон бозуны дәвам итә.
Хосусый эшмәкәрләргә карата РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.