Төнге рейдлар дәвам итә

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Декабрь башларында Чаллы шәһәрендә алкогольле продукцияне лицензиясез сату фактларын ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча мобиль төркем төнге сәгатьләрдә эшләвен дәвам иттерде.

Рейдлар барышында “Три медведя” һәм “Метрополькафесында лицензиясез эшчәнлекнең ике очрагы ачыкланды. Барлыгы 49 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыларга карата ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан РФ КоАП 14.1 статьясының 2 өлеше буенча административ беркетмәләр тутырылды.

Рейд барышында салым хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тиешле товарга акча кабул итеп алуны раслаган документларсыз гына сыра сату факты буенча закон бозулар да ачыкланды әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International