Баемакчы булган

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Арабызда теге яки бу гамәлләре өчен инде җаваплылыкка тартылырга өлгергән булсалар да, янә закон бозу юлына баскан кешеләр дә байтак. Мәсәлән, өй шартларында спиртлы продукция җитештерү белән еш кына шул бер үк кешеләр шөгыльләнә. Аларның адресларын полиция хезмәткәрләре үзләренең биш бармагыдай белә инде.

2014 елның октябрендә Чистайда яшәүче 80 яшьлек бер әби өй шартларында җитештерелгән спиртлы продукция саткан өчен җаваплылыкка тартылып, закон нигезендә билгеләнгән срокта 3000 сум күләмендә штраф түләгән иде инде. Шуңа да карамастан, әбекәй көмешкә кууын дәвам иткән булып чыкты. Шулай итеп, 4 декабрьдә кабат “тотылды” ул. Бу көнне  “Старая Казань” шешәсенә тутырылган көмешкәне бер ир-атка 100 сумга саткан вакытта полиция хезмәткәрләре “кармагына” эләкте. Пүнәтәйләр алдында көмешкәне тикшерү максатында сатып алу турында белдергәч, пенсионер үз ихтыяры белән тагын 2,5 литр күләмендә  “зәмзәм суын”чыгарып бирде.

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге ханым ТР КоАП 2.8 статьясы буенча җаваплылыкка тартылды. Законны кабат бозган өчен 3500 сум штраф салынып,  аны ул шундук түләде. Хәзер инде кабат җәза бирүнең әбекәйдә баю  омтылышын юкка чыгарасына гына  ышанырга  кала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International