Декабрь башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов Питрәч авылына эшлекле сәфәр кылды.
Сәфәр барышында Питрәч муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары (юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр), җитештерүчеләр вәкилләре, районның башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, башкарма комитетның икътисад бүлеге начальнигы, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе территориаль органы, полиция бүлеге, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №6 бүлеге, “Алкоторг” ҖЧҖ, “Болгар сырасы” ААҖ, “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖнең Казан шәһәрендәге филиалы вәкилләре, сату, хезмәт күрсәтү өлкәсен нәтиҗәле төстә үстерү, алкогольле продукцияне легаль төстә сату белән кызыксынучы башка кешеләр катнашында киңәйтелгән киңәшмә уздырылды.
Чарада катнашучылар алкогольле продукция әйләнеше, салым һәм хезмәт законнары өлкәсендәге яңалыклар белән танышты.
Киңәшмәдән соң Рөстәм Әсхәт улы гражданнарны кабул итте. Питрәч районында яшәүчеләр инспекция җитәкчесе урынбасарына кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хәмер базары өлкәсенә кагылышлы үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, аларга тулы җаваплар ишетү мөмкинлегенә иреште.