Премьер-министр Дмитрий Медведев алкогольле продукцияне маркировкалауны үзгәртүне күздә тоткан карарга кул куйган. Әлеге карар кысаларында “Шәраб эчемлеге (этил спирты белән)” һәм “Шәраб эчемлеге (этил спиртыннан башка)” дигән язулар белән федераль махсус маркалар кертелә.
Әлегә исә “Шәраб эчемлеге” дигән язулы маркалар гына кулланылып килә.
Яңа маркалы шәрабләр кыйммәтрәк торачак: 1000 данәсенә 1600 сум урынына - 1700 сум.
Иске үрнәктәге маркалар 2015 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Иске үрнәктәге маркалар белән маркировкаланган алкогольле эчемлекләрне сату срогы чикләнмәгән.
Карардан күренгәнчә, “Росалкогольрегулирование”гә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр РФ дә хәмер продукциясе җитештерүче оешмаларга иске үрнәктә эшләнгән маркаларны биреп бетерергә кирәк булачак.
Регулятор шулай ук 2015 елның 1 гыйнварына кадәр бирелмәгән иске үрнәктәге маркалар өчен акча средстволарын кире кайтаруны тәэмин итәргә тиеш.
Моннан тыш документта маркадагы голографик сурәтне ясау технологиясе дә аныкланган, дип хәбәр итә “Ведомости”.