Алкогольле продукцияне маркировкалау турында.
Алкоголь базарында катнашучыларның һәммәсенә исләренә төшерәбез: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27 июль, 2012 ел, №775 карары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21 декабрь, 2005 ел, №756 карарында күздә тотылган таләпләр нигезендә җитештерелгән федераль акциз маркалары белән маркировкаланган алкогольле продукцияне (чит илдә җитештерелгән) сату 2015 елның 1 сентябренә кадәр генә рөхсәт ителә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27 март, 2014 ел, №236 карары нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына кадәр иске үрнәктәге федераль махсус маркалар белән маркировкаланган алкогольле продукцияне (Россиядә җитештерелгән) сатуны рөхсәт итү билгеләнгән.