Бүген мэриядә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриядә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика  олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе начальнигы Наталия Кропотова, мәктәпләр директорлары, укучыларның ата-аналары һәм мәктәп укучылары үзләре катнашты.

Игорь Марченко чарага җыелган халыкны җылы итеп сәламләгәннән соң җиңүчеләрне котлады. “Шундый да күңелле миссия белән сезнең арага килеп эләгүемә шатмын. Чаллының егет-кызлары олимпиадада актив катнашып, бик шәп нәтиҗәләр күрсәтте. Мин сезне котлыйм, укуда алга таба уңышлар һәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телим”, - диде ул.

Быелның 17 сентябрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасының беренче этабы башланып китүен искә төшерик. Беренче этап дистанцион нигездә  үткәрелеп, электрон  рәвештә тест язудан гыйбарәт булды. 2-7октябрьдә исә олимпиаданың икенче этабы шулай ук дистанцион нигездә, эссе рәвешендә иҗади биремне үтәү формасында уздырылды. Ә 5 ноябрьдә Түбән Камада язмача тест һәм конкурсантлар белән әңгәмә рәвешендә олимпиаданың соңгы этабы уздырылды.

Өч тур йомгаклары буенча Чаллы укучылары  - Сафин Булат (18 нче лицей) һәм Шахмаева Ева (77 нче гимназия) 1 һәм 2 урыннарны яулауга иреште.

Әлеге уңган-булган укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр – Ipad тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International