Декабрьнең беренче көннәрендә Чүпрәле районында РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре белән берлектә Цивильск – Ульяновск автомобиль юлының 131 нче чакрымында Ульяновск өлкәсендә яшәүче берәүнең Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне китерү фактын ачыклады.
Гражданин С.И.Эндюканов үзенең машинасына “Русская Кедровица”, “Кристалл пшеничная”, “Винтажная” дигән исемдәге аракылар - барлыгы 72 шешә хәмер төягән иде. Алкогольле продукциянең билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән маркировкаланмаган булуы, моннан тыш “Русская кедровица” аракысында шешәләргә тутыру датасы күрсәтелмәгән булуы билгеләнде. Боларның барысы да - хәмер җитештерүнең легальлегенә һәм сыйфатына шик тудыра торган билгеләр.
Ачыкланган факт буенча административ тикшерү алып барыла.
Очсыз булуы сәбәпле, Казахстан Республикасының хәмер продукциясе, бигрәк тә легаль алкоголь сата торган кибетләр булмаган торак пунктларда яшәүчеләрне үзенә нык җәлеп итә. Шома һәм елгыр алыпсатарлар шуннан файдалана да. Ә бит Казахстан аракысы рәвешендә шешәләргә тутырып сатыла торган спиртлы сыекча күпчелек очракларда иминлек таләпләренә җавап бирми һәм кешенең тормышы, сәламәтлегенә яный!