Күңелле дә, файдалы да чаралар

2014 елның 12 декабре, җомга

2014 елның 11 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова һәм подразделение хезмәткәрләре Лаеш шәһәрендә кайбер чаралар уздырды.

Чаралар арасыннан “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча 2014 елгы олимпиадада катнашкан Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәре 1 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Руслан Илсур улы Абдуллинны “Инициативалы булган өчен” номинациясендә җиңү яулаган өчен грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләү бигрәк тә матур һәм онытылмаслык булды. Бүләкләү тантанасы тантаналы линейка рәвешендә уздырылды.

Моннан тыш М.И.Егорова Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр катнашында киңәшмә үткәрде. Аның барышында куллану базары өлкәсендә, бигрәк тә алкогольле продукция әйләнеше буенча 2014 елның 11 аендагы эш йомгаклары карап тикшерелде.

Шул ук көнне Казан территориаль органы хезмәткәрләре, куллану базарында закон бозуларны кисәтү, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан, шәһәрнең өч кибетендә хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар уздырды. Алар барышында куллану базарында эшчәнлекне җайга салучы гамәлдәге закон: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International