15 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә кулланучылар дегустациясе утырышы уздырыла. Бу юлы көн тәртибендәге мәсьәлә – ит ярымфабрикатлары һәм туңдырма.
Ит ярымфабрикатлары
Дегустациядә Татарстан Республикасы сәүдә челтәрендә сатып алынган төрле җитештерүче-предприятиеләрнең ит ярымфабрикатлары үрнәкләре, шул исәптән пилмәннәр (Татарстан Республикасында җитештерелгән, шулай ук башка төбәкләрдән кертелгән) бәяләнәчәк. Пилмәннәрнең барлык үрнәкләре дә башта лаборатория тикшеренүләре аша уздырылды.
Туңдырма
Дегустация барышында Татарстан Республикасы сәүдә челтәрендә сатып алынган төрле җитештерүчеләрнең туңдырма үрнәкләре тәме һәм исе, бәясе, маркировкасындагы мәгълүматларның тулылыгы һәм дөреслеге ягыннан бәяләнәчәк. Продукциянең барлык үрнәкләре дә башта лаборатория сынаулары аша үткәрелде.
Татарстан Республикасында, шулай ук аннан читтә җитештерелгән туңдырмаларның сыйфатына бәя биреләчәк. Бәйсез экспертизада Чаллы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск, Тула, Вологда, Чиләбе, Түбән Новгород, Тула һәм Мәскәү өлкәләрендә җитештерелгән туңдырма үрнәкләре катнаша.