2014 елның 8-9 декабрендә Азнакай һәм Лениногорск шәһәрләре урта мәктәпләренең актлар залларында “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау системасын комплекслы үстерү” программасын тормышка ашыру кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева олимпиада призерларына, педагоглар, мәктәп директорларына сәламләү һәм котлау сүзләрен ирештерде.
Олимпиаданың 6 призерына (шулардан 2 укучы: И.Ю.Белкина һәм А.М.Закирова – инде берничә тапкыр призер исемен яулауга ирешкән кызлар) грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Болар:
- Булатова Гөлдания Газинур кызы - Лениногорскиның 7 нче урта мәктәбе укучысы;
- Белкина Ирина Юрьевна - Лениногорскиның 4 нче урта мәктәбе укучысы;
- Жандарова Альбина Валериевна – Актүбә шәһәр тибындагы бистәсенең 2 нче урта мәктәбе укучысы;
- Закирова Аидә Марсель кызы – Лениногорскиның 4 нче урта мәктәбе укучысы;
- Мифтахов Марсель Руслан улы – Азнакай шәһәре гимназиясе укучысы;
- Мөхсинова Равия Равил кызы – Азнакай шәһәренең 4 нче лицее.
Призерларны әзерләгән 5 педагог да игътибардан читтә калмады. Бүләкләү тантанасы кысаларында аларның һәркайсына ихтирам-хөрмәт күрсәтелеп һәм рәхмәт сүзләре ирештерелеп, рәхмәт хатлары тапшырылды.