Әлмәт территориаль органының бер эш көне

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

2014 елның 11 декабрендә Лениногорск ш. башкарма комитетында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Анда алкогольле продукция  әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау: ялганлап җитештерелгән алкоголь һәм “ике төрле максаттагы” косметика әйберләре куллану нәтиҗәләре; авыл җирлегендә хәмер базарындагы хәлләр һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча мобиль төркемнең эше турында мәсьәләләр карап тикшерелде.

Моннан тыш 2014 елның 11 декабрендә территориаль органның “кайнар линия” телефонына Әлмәт шәһәрендә яшәүче бер ханым шәһәрдәге кибетләрнең берсендә законсыз төстә хәмер сатылуы турында хәбәр итте. Территориаль орган белгечләре, полиция һәм башкарма комитет хезмәткәрләреннән торган төркем шундук шул адрес (Әлмәт ш., Әминов ур., 6 й. - хосусый эшмәкәр А.Л.Гәрәевнең “Сәлам” кибете) буенча юл тотты.Биредә лицензиясез хәмер продукциясе стау факты билгеләнде, 6 литр хәмер сатудан алынды.

2014 елның 11 декабрендә 19.00 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре территориаль орган белгече белән берлектә гражданка Балашова (Әлмәт районы, Чупаево авылы) өеннән Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, «Кристалл» аракысын сату фактын ачыклады. Продукция хуҗасыннан алынып, экспертизага җибәрүгә әзерләп куелды.

Инде төн яртысына якынлашканда Әлмәт районының Кузайкино-Нурлат автомобиль юлы чатында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре территориаль орган белгече белән Чаллыда яшәүче Р.Р.Сәрвәровны “Газель машинасында билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китергән чагында тоткарлады. Барлыгы 35,5 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды. Бу факт буенча административ тикшерү эше алып барыла.

2014 елның 11 декабрендә 01.30 сәгатьтә  Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1280 нче чакрымында (Баулы районы) Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре территориаль орган белгече белән Азнакай районында яшәүче Р.Я.Нуриевне “ВАЗ” автомобилендә  билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китергән чагында тоткарлады. Барлыгы 102 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды.   Административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International