Алабугада ведомствоара комиссия утырышы булды

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

2014 елның 11 декабрендә Алабуга муниципаль районында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Л.А.Бикмәтова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Л.И.Богатова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары С.И.Базуев катнашында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Утырыш йомгаклары буенча контрольлек органнары өстенлекле юнәлешләр сыйфатында түбәндәге эш юнәлешләрен билгеләде:

- алкогольле продукцияне сату вакытын бозуларга юл куймау;

- лицензиясез эшчәнлекне ачыклау;

- хәмер суррогатларын (“ике төрле максаттагы” спиртлы сыекчалар, ялган хәмер, көмешкә) сатуга юл куймау;

- Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнеше фактларын ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International