Мондый сыра икеләтә куркыныч тудыра

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

2014 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кулланучы гаризасы буенча Алексеевск районындагы сәүдә объектларының берсендә планнан тыш тикшерү үткәрде. Гаризада күрсәтелгән фактлар, чыннан да, расланды. Тикшерүчеләр кибет киштәләрендә яраклылык вакыты чыккан сыраның киң ассортиментына юлыкты. Хуҗалык итүче субъектка әлеге закон бозуны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде. Шулай итеп,“Gold”, “Старый мельник”, “Белый медведь, Ячменный колос”, “Балтикаһәм “Арсенальное” сыралары (барлыгы 5 мең сумлык продукция)  күрсәтмәдә билгеләнгән вакыт эчендә гамәлдән алынырга һәм утильләштерелергә тиеш. Тикшерү материалы, карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе территориаль органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International