ТР территориясендә агымдагы елның 11 аенда 75 мең литрдан артыграк күләмдә легаль булмаган хәмер законсыз әйләнештән алынды. Аның гаять зур өлеше - 50 литрдан артыграгы Казахстан продукциясе рәвешендәге хәмердән гыйбарәт. Бу хакта кичә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко ТР Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта сөйләде.
“Оператив мәгълүматларга караганда, әлеге “идән асты” продукциясе хәтта Казахстанда да түгел, бәлки әлеге илнең чигендә -Кытайда җитештерелә”, - дип белдерде Марченко.
Ул шулай ук ел башыннан бирле ведомствода 1,8 мең чамасы контрольлек чарасы үткәрелгәнлеген, шулар барышында 1,5 меңнән артыграк хуҗалык итүче субъектта законны санга сукмау очраклары ачыкланганлыгын искәртте. Аларга салынган штрафларның гомуми суммасы 10 миллион сумнан артып киткән. Моннан тыш җитәкчелек тәкъдиме белән “Вконтакте” социаль челтәрендә ТР территориясендә хәмер сату белән шөгыльләнгән 150 дән артыграк төркем эшчәнлегенә чик куелган. Тагын шундый 147 сайтны ябу турында суд карарлары да бар икән.