Мөслим районында мобиль төркем, алкогольле продукция өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау максатыннан чыгып, рейд үткәрде.
Шулай итеп, Яңа Усы, Метрәй, Салавыз-Мухан һәм Тойгелде торак пунктларында урнашкан сәүдә объектлары тикшерелде. Нәтиҗәдә Тойгелде авылы кибетендә биш литрлы баллоннарга тутырылган спирлы сыекча һәм “Финское серебро” аракысының сатуга чыгарылуы ачыкланды. Аракы шешәләрендәге федераль махсус маркаларның рәсмиләштерелү һәм саклану элементлары буенча Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган алкогольле продукция маркаларына карата куела торган таләпләргә туры килмәве билгеләнде.
Барлыгы 15 литр күләмендә спиртлы сыекча һәм 12 литр күләмендә аракы законсыз әйләнештән алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.