Россиягә Таможня берлеге илләреннән биш кенә литр хәмер кертеп булачак

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Документ Россиягә физик затлар тарафыннан Казахстанда җитештерелгән очсызлы, маркировкаланмаган хәмер продукциясен күпләп кертүгә һәм аны легаль булмаган төстә сатуга бәйле проблемаларны хәл кылуга юнәлдерелгән, диелә аңлатма язуында.

Бүгенгә Россия Федерациясендә аракыга акциз ставкасы бер литр күләмендәге сусыз спиртка 500 сум (10,3 евро) тәшкил итә. Шул ук вакытта Казахстан Республикасында мондый акциз  196 сум (4 евро) тора. Аракы җитештерүдә очсызлы чимал кулланылу сәбәпле,  Казахстан Республикасында хәмер бәясе бездәгегә караганда 2,5 тапкырга очсызрак. Еш кына мондый аракының сыйфаты да - кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыру дәрәҗәсендә начар.

Закон проекты нигезендә, Казахстанда җитештерелә торган очсызлы хәмер продукциясенең көннән-көн күбрәк таралуыннан чыгып, РФгә Таможня берлеге илләреннән эшмәкәрлек эшчәнлегенә бәйле булмаган максатта әзер продукция күләменең 28 процентыннан артыграгын этил спирты тәшкил иткән алкогольле продукцияне бер кешегә биш литрга кадәр күләмдә генә кертергә рөхсәт бирү күздә тотыла.

Закон бозучылар өчен: хәмерне кертүчеләргә – 4-5 мең сум, сатучыларга – 10 мең - 300 мең сум күләмендә штрафлар каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International