“Легаль булмаган хәмер” операциясе

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Декабрьнең беренче декадасында Легаль  булмаган хәмер” операциясе кысаларында контрольлек чаралары барышында Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре эчке эшләр органнары һәм прокуратура органнары хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне билгеләнмәгән вакытта сатуның 23 очрагын, көмешкә сатуның 3 очрагын, лицензиясез хәмер продукциясе сатуның 6 очрагын ачыклады.

Моннан тыш Мамадыш-Кукмара автоомобиль юлында Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция китерүнең 1 очрагы, автостоянкадагы машинадан хәмер сатуның бер очрагы, стационар булмаган сәүдә объектында сыра сатуның бер очрагы билгеләнде. Операция барышында барлыгы 246 литрга якын алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларыннан алынды.

Закон бозучыларның һәммәсенә административ йогынты чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International