2014 елның 16 декабрендә Әлмәт ш. башкарма комитетында район һәм шәһәр хакимияте башлыгы М.Х.Салихов һәм шәһәр, районның кызыксынулы барлык хезмәтләре катнашында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Район хакимияте башлыгы М.Х.Салихов Әлмәт муниципаль районында хәмер базарын тотрыклыландыру буенча чаралар планын җиткерде. Утырышта 2014 елның декабрендә Әлмәт муниципаль районы территориясендә “Легаль булмаган хәмер” айлыгын уздыру буенча чаралар планы расланды. Шәһәрнең барлык хезмәтләренә көн саен район башлыгына узган тәүлектә башкарылган эш турында хисап җибәрү йөкләнде.
Шул ук көнне сәүдә үзәкләре милекчеләрен һәм аптекалар җитәкчеләрен чакырып, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм хосусый эшмәкәрләр белән киңәшмә уздырылды. Җитәкчеләр игътибарына хәмер продукциясенең, шул исәптән “ике төрле максаттагы” спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш буенча мобиль эш төркеменең эше турында хәбәр ителде.
- Шул төндә территориаль орган, полиция хезмәткәрләре, башкарма комитет, РПС, МЧС, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган мобиль эш төркеме эше нәтиҗәсендә хосусый эшмәкәр Соловьевның “Рубин” кафесында (Индустриальная ур., 4а й.) тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату очрагы билгеләнде. Барлык хәмер продукциясе хуҗасыннан алынды.
Баулы районы
Баулы муниципаль районы башкарма комитетында хакимият башлыгы Р.Х.Гатиятуллин җитәкчелегендә шундый ук киңәшмә уздырылды. Район хакимияте башлыгы районындагы хәлләр, Казахстан Республикасыннан хәмер продукциясен автомобильгә төяп ташу фактлары, хуҗаларыннан алынган продукция күләме турында сөйләп үткәннән соң авыл җирлекләре башлыклары катнашында мобиль төркемгә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатучы сәүдә оешмаларына карата чаралар үткәрергә кушты.
Автомобильләрне тоткарлау нәтиҗәләре:
- 2014 елның 13 декабрендә Баулы районында гр. Р.И. Хөснетдинов (яшәү урыны адресы: Ютазы районы, Урыссу бистәсе, Шәрипов ур., 123 й.) тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен алып килү факты ачыкланды. 84 шешә хуҗасыннан алынды.
- 2014 елның 13 декабрендә Баулы районында Казан - Оренбург юлының 367 нче чакрымында гр. А.У. Барахаев ( яшәү урыны адресы: Киров өлкәсе, Вятские Поляны ш., Подгорная ур., 29 й.) тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен алып килү факты ачыкланды. 484 шешә хуҗасыннан алынды.
- 2014 елның 13 декабрендә Баулы районында гр. А.Д. Хохлов (яшәү урыны адресы: ТР, Баулы районы, Васькино-Туйралы ав.. Үзәк ур., 93 й. ) тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен алып килү факты ачыкланды. 432 шешә хуҗасыннан алынды.
- 2014 елның 14 декабрендә Баулы районында гр. А.С.Костюшкин (яшәү урыны адресы: ТР, Казан ш., Горький ур., 14 й., 9 ф.) тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен алып килү факты ачыкланды.
- 2014 елның 15 декабрендә Баулы районында гр. Г.М.Ризванов (яшәү урыны адресы: ТР, Түбән Кама ш.. Студентлар ур., 14 й., 12 ф.) тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен КАБАТ алып килү факты ачыкланды.
- 2014 елның 17 декабрендә Баулы районында гр. Р.Б. Нургалиев (яшәү урыны адресы: КР, Актүбә ш., Авиагородок, 21 й., 41 ф.) тарафыннан Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен алып килү факты ачыкланды.
Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше очракларына юл куймау эше актив төстә дәвам иттерелә!