Призерларны котлыйбыз!

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, үсеп килүче буынның аң-белемнәрен үстерү максатыннан, “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында II республика олимпиадасын үткәрде.

16 декабрь көнне Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Лариса Богатова һәм Мамадыш муниципаль районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов 2014 елгы олимпиадада җиңүчеләрне тантаналы төстә котлады.

Шулай итеп, 2 нче лицейның 11 сыйныф укучысы Эльвира Степановага III дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк  тапшырылды. Шушы ук гимназия укучылары Диана Хаҗиева белән Виктория Потапова да грамоталар, кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Шулай ук әлеге уңган-булган кызларны олимпиадага әзерләгән, белемгә мәхәббәт уяткан җәмгыять белеме укытучысы Елена Николаевна Шигаевага да эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International