Әлмәт шәһәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасы призерларын бүләкләү булды

2014 елның 19 декабре, җомга

2014 елның 17 декабрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасы призерларын бүләкләү булды. Олимпиада призерларына, педагоглар, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренә сәламләү һәм котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе М.И.Михеева мөрәҗәгать итте.

Миләүшә Михеева үзенең чыгышында 2013 уку елында  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең беренче тапкыр  “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасын оештырганлыгын, ул чагында Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбе укучысы җинү яулаганлыгын билгеләп үтте.

2014 елда исә Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбе укучысы Луиза Әхмәт кызы Кадыйрова олимпиада призерларыннан берсенә әйләнде. М.И.Михеева, мәктәп укучылары арасында олимпиада үткәрү йомгаклары әлеге темага кызыксынуның артуын, үсеп килүче буынның активлыгы көчәюен күрсәтә, дип басым ясап әйтте. Үз хокукларыгызны белү сезгә тормыштагы теге яки бу бәхәсле хәлләрдән чыгу юлын күрсәтәчәк, диде ул.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы үрнәк укучыларны котлап, аларга мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр, шулай ук укучыларның остазлары – педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җәмгыять белеме укытучысы Р.А.Сафина, “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча еллык олимпиада уздыру яңа белемнәргә омтылган сәләтле, тырыш балаларны ачыклауга ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук, әлеге олимпиадага карата кызыксынуның артуы оешкан төстә уздырылуы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең мәктәп укучыларына практик дәресләр бирү рәвешендәге ярдәменә бәйле, дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International