Шампан шәрабе гадәттә Яңа ел эчемлеге булып санала. Һәр ел саен, курантлар сукканда, кулларыбызга әлеге могҗизаи күбекле эчемлек салынган бокаллар тотып бер-беребезне котлыйбыз ләбаса! Тик тулысынча канәгатьлек-ләззәт алу өчен Яңа елга чын мәгънәсендә яхшы шампан шәрабе сайлап алу осталыгы кирәк.
Республикабызның сәүдә челтәрендә шампан һәм күбекле шәрабләрнең киң ассортименты тәкъдим ителә. Асылда бу – чит ил продукциясе (чама белән 500 атамадагы) һәм Россиядә җитештерелә торган 200 ләп атамадагы шәрабләр.
Дегустация өчен республика сәүдә челтәрендә сатыла торган, бәясе 400 сумга кадәрге Россия шампан шәрабенең 14 үрнәге сайлап алынды.
Дегустация нәтиҗәләрен кара.