Бүген Казанда бер кафе хуҗасын лицензиягә ия булмаган килеш хәмер сатканда тоттылар. Анда шәрабләр, аракы, коньяк һәм башка исерткеч эчемлекләр законсыз төстә сатылган. Кеше шактый ук күп йөри торган урында урнашкан бу кафеның әнә шулай беркемнән һәм бер нәрсәдән шикләнмичә эшләве хуҗаларына байтак кына керем китергән. Шуңа да карамастан, алар лицензия алу белән мәшәкатьләнеп торуны кирәк дип тапмаган. Әмма эшмәкәкрләрнең бәхетсезлегенә, кафега йөрүчеләрнең берсе әлеге проблема белән кызыксынып, Дәүләт алкоголь инспекциясенә “сигнал” биргән.
Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, тикшерү үткәрү максатыннан, сәүдә павильоннары һәм автомойканы читләтеп, кафега керде. Кафе, инде әйткәнебезчә, халык күп йөри торган урында - “Компрессор заводы” тукталышында урнашкан. Әлбәттә инде, биредә тикшерүчеләрне көтмәгәннәр. Сатып алучыларга гына разый булып, моңарчы тыныч кына эшләгәннәр. Йөз грамм һәм кабымлыкның контрольлек максатында сатып алынганлыгын белгәч, кемнәрнеңдер йөзләреннән кан качты. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре артыннан телекамералар да күренгәч, хезмәт күрсәтүче персонал юкка чыкты. Бу югалу сәбәпләрен ачыклау өчен кафе хезмәткәрләрен эзләп табарга туры килде. Аларның дулкынлану сәбәпләре шундук ачыкланды да. Кафе лицензиясе булмаган килеш хәмер сатып яткан!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре: “Әлеге кафеның алкогольле продукция сатуга лицензиясе юк, бу эшчәнлек биредә законсыз төстә алып барылган. Беренче карашка, хәмер тиешле таләпләргә туры килә, аны супермаркетларда легаль төстә сатып алганнар һәм биредә “чәркәләп” сатканнар”.
Тикшерү, инде әйтеп үтелгәнчә, кафега йөрүчеләрнең берсеннән алынган шикаять буенча уздырылды. Биредә кулланучы почмагы булдырылмаган. Теге уяу кулланучыда нәкъ менә шушы хәл кызыксыну уяткан да. Кафе хуҗасына (ә ул, әйтергә кирәк, үзен озак көттермәде) сораулар күп булды. Ул иң төп сорау - нигә лицензиягез юк, дигән сорауга җавап бирә алмады.
Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре һәр ай саен Казанда гына да дистәләрчә шундый закон бозуларга юлыгып тора. Исерткеч эчемлекләрне законсыз сату белән шөгыльләнүче кайберәүләр арасында тикшерүчеләр “кармагына” кабаттан эләгүчеләре дә юк түгел.
Бу кафеда мондый тикшерүнең әле беренче тапкыр гына уздырылуы җәза чарасын йомшартмаячак. Хәмер продукциясе сатудан алыначак. Сыйфатын ачыклау максатыннан, алкоголь хәзер тикшерүгә җибәрелде.