Кызмача баштан закон бозулар: күбрәк котрафакт хәмер эчәләр

2014 елның 20 декабре, шимбә

Татарстанда тикшерүләр “иләге” аша үткән сыйфатлы хәмерне аз куллана башлаганнар. Республикада аны сату күләме кимегәннән-кими. Шул ук вакытта  суррогат хәмер әйләнеше арта. Рәсми мәгълүматларга караганда, быел 1429 кеше легаль булмаган хәмер эчеп агуланган. 296 кеше агулану гына түгел, якты дөнья белән дә хушлашкан. Контрафакт асылда кайдан килә һәм аңа каршы нинди көрәш алып барыла? Бу хакта Альбина Асылгәрәева сөйли.

“Идән асты” хәмерен саткан өчен 10 миллион кеше штрафка тартылган, социаль челтәрләрдә 150 сайт һәм төркем эшчәнлегенә чик куелган. Сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ике меңнән артыграк тикшерү үткәрелгән, 75 мең литр күләмендә суррогат хәмер сатудан алынган. Быел республикада легаль булмаган хәмер әйләнешенә каршы көрәш эшенең йомгаклары әнә шундый.

Агулану очраклары арта. Шул исәптән балалар арасында да. Татарстанда 14 яшькә кадәрге 38 үсмер суррогаттан агуланган. Ә инде барлык агуланучылар саны – инде әйтеп үтелгәнчә, 1425 кә җиткән.

Игорь Марченко – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе: “Иң күп агулану очраклары – Менделеевскида (75), Чистай (69), Баулы (27), Бөгелмә (59), Югары Ослан (10), Зеленодол (82), Мамадыш (19), Түбән Кама (114), Актаныш (13) районнарында һәм Казан шәһәрендә (566)”.

Контрафакт аракы асылда Казахстаннан китерелә. Анда хәмер ике тапкырга очсыз. Шул ук вакытта, оператив мәгълүматларга караганда, әлеге продукция Казахстанда түгел, бәлки Кытайда җитештерелеп, Казахстан товары рәвешендә кертелә. 11 ай эчендә чама белән 50 мең литр күләмендә әнә шундый аракы кертелгән. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре фикеренчә, җәза чараларын көчәйтү генә бу хәлдән котылырга ярдәм итәчәк. Әлегә контрафакт җитештергән һәм саткан өчен штрафлар күләме бик кечкенә.

Игорь Марченко – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе: “Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы бу җәһәттән җәза чараларын көчәйтүне күздә тоткан закон проектын тикшерә, ул инде икенче укылышта кабул ителде”.

Ваклап сату базарының тагын бер бәласе - “фанфуриклар”. Составында спирт микъдары зур булу һәм очсыз торуы сәбәпле аларга  халыкның билгеле бер категориясе арасында ихтыяҗ гаять зур. Мондый эчемлекне куллану еш кына үлем-җитем белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International