Азнакай муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы булды

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

2014 елның 18 декабрендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында район һәм шәһәр хакимияте башлыгы М.З.Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе А.Х.Шәмсетдинов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева, районның кызыксынулы хезмәтләре вәкилләре, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм хосусый эшмәкәрләр, аптекалар, сәүдә үзәкләре җитәкчеләре катнашында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы уздырылды.

Утырышта район территориясендә алкогольле продукцияне сату, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләләре каралды.

Шул ук көнне кичен мобиль төркем төнлә эшләүче кайбер хуҗалык итүче субъектларга тикшерү үткәрде. Әйтергә кирәк, хәмер продукциясе сату ягыннан закон бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International