Декабрь аенда “Легаль булмаган хәмер” операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы районнарның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукция сатуда закон бозуларның 19 очрагын ачыклады.
Шулардан: стационар булмаган сәүдә объектында сыра сатуның 2 очрагы, билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган, Казахстан Республикасында һәм Кабарда-Балкар Республикасында җитештерелгән аракы алып килүнең 11 очрагы, спиртлы продукция һәм спирт сату һәм алып килүнең 6 очрагы.
Барлыгы 1280 литрга якын алкогольле һәм спирлы продукция хуҗаларыннан алынды.
Тикшерү эше көндез генә түгел, төнлә дә алып барыла. 17 декабрь төнендә “Эльвина” кафесында Казахстанда җитештерелгән алкогольле продукция әйләнеше очрагы билгеләнде. Кафе хуҗасы әйтүенчә, янәсе, хәмер продукциясе үзенеке түгел, аны бер танышы саклауга калдырган.
Ачыкланган барлык закон бозу очраклары буенча административ тикшерүләр алып барыла.