Суррогат хәмер сәламәтлеккә яный

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Суррогат алкоголь - эчү өчен билгеләнмәгән төрле сыекчалар. Тик кайбер “кыю” адәмнәребез аны хәмер эчемлекләре урынына куллана. Суррогатлар, составына бәйле рәвештә, сәламәтлеккә төрлечә зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, чистартылмаган хәмер маендагы денатурацияләнгән спирт, метанол һәм башка зарарлы катнашмалар агулану китереп чыгара.

Соңгы елларда хәмер сыйфатында суррогат эчемлекләр һәм алар нигезендә җитештерелә торган продукция куллану бик нык артты. Шул сәбәпле хокук саклау һәм контрольлек органнары хезмәткәрләре тарафыннан хәмер суррогатларын законсыз җитештерү һәм аларның әйләнешен ачыклауга, мондый очракларны булдырмый калуга юнәлдерелгән оператив-кисәтү чаралары даими рәвештә үткәрелеп килә.

Мәсәлән, оператив-кисәтү чаралары барышында Чирмешән - Яңа Чишмә автомобиль юлында Самара өлкәсендә яшәүче берәүнең “Лада Гранта” маркалы машинасында  үтә күренмәле сыеклык тутырылган биш литрлы пластмасса канистралар (этикеткалары, товар озату документлары һәм Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасы булмаган) табылды. Үткәрелгән эш барышында этил спирты билгеләре булган сыекчалы ике канистра хуҗасыннан алынды.

Әлеге продукция лаборатория тикшеренүенә җибәрелде. Эксперт бәяләмәсе актындагы мәгълүматларга караганда, пластик шешәләргә денатурацияләнгән спирт һәм судан торучы су-спирт катнашмасы тутырылган булган. Моннан тыш продукция составында, денатурацияләнгән матдәләр исемлегенә кертелеп, югары дәрәҗәдә агулы дип саналган “кротон альдегиды”  денатурацияләнгән өстәмәсенең булуы да билгеләнгән.

Хәзерге вакытта Тольятти шәһәре гражданинына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, документ тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International