Хәмер белән сәүдә итүгә дәүләт пошлиналары артачак

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

- алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия бирү яки лицензиянең гамәлдә булу срогын озайту өчен  - лицензиянең гамәлдә булуының һәр елы өчен – 65 000 сум;

- кушылу рәвешендә юридик затлар үзгәртеп оештырылганда һәм үзгәртеп оештырылган юридик затларның хокукый дәвамчысын дәүләт теркәвенә алу датасына юридик затларның һәркайсының шул бер үк эшчәнлек төрен хәл итүгә лицензиясе булганда лицензияне яңадан рәсмиләштерү өчен - 3 500 сум;

- юридик затның атамасы үзгәртелүгә (үзгәртеп оештырылуыннан тыш), урнашу урыны яки лицензиядә күрсәтелгән эшчәнлеген хәл итү урыны яисә лицензиядә күрсәтелгән башка мәгълүматлар үзгәртелүгә, шулай ук лицензияне югалтуга бәйле рәвештә лицензияне яңадан рәсмиләштерү өчен – 3 500 сум күләмендә;

- юридик зат үзгәртеп оештырылганда (кушылу рәвешендә юридик затлар үзгәртеп оештырылган һәм үзгәртеп оештырылган юридик затларның хокукый дәвамчысын дәүләт теркәвенә алу датасына юридик затларның һәркайсының шул бер үк эшчәнлек төрен хәл итүгә лицензиясе булган очрактан тыш) – 65 000 сум күләмендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International