“Белая леди”закон боза

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Агымдагы елның декабрендә “Легаль булмаган алкогольайлыгы үткәрелә. Беренче чиратта эшләренә гражданнар тарафыннан шикаятьләр белдерелгән сәүдә объектлары тикшерелә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Нурлат шәһәрендә яшәүчеләрдән “Белая леди” кибете буенча мөрәҗәгатьләрнең берничә тапкыр алынуы сәбәпле, әлеге сәүдә объектына, алкогольле продукцияне тәүлек әйләнәсендә сату-сатмавын билгеләү максатыннан, тикшерү уздырды.

2014 елның 17 декабрендә хосусый эшмәкәр В.М.Чернованың “Белая леди” кибетенә мониторинг үткәрү барышында алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмау очрагы ачыкланды. Кибет сатучысының 22 сәгать 05 минутта ике шешә “Балтика-7” сырасын сатып җибәрүе билгеле булды.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы - административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International