Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре контрольлек чаралары үткәрү барышында Чистай районының Александровка авылындагы “Березка” кибете киштәләрендә, бу кибеттә эшчәнлек алып бара торган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмауга карамастан, “Татспиртпром” ААҖ җитештергән алкогольле продукциягә юлыкты. Хуҗалык итүче субъект әлеге продукциягә товар озату документларын да күрсәтә алмады. Гаҗәп түгел: продукциянең “Алкоторг” ҖЧҖ күпләп сату складларыннан сатып алынмаганлыгы көн кебек ачык.
Административ тикшерү кысаларында хуҗалык итүче субъекттан 10,5 литр күләмендә алкогольле продукция алынды. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә һәм вазыйфаи затка карата административ беркетмәләр төзелде, эш материаллары тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.