“Легаль булмаган хәмер” операциясе кысаларында мондый хәмер ташучылар тикшерүчеләр “кармагына” көннән-көн күбрәк эләгә. Әйтик, хокук саклау органнары хезмәткәрләре Казан - Оренбург автомобиль юлының 89 нчы чакрымында Әлки районында яшәүче берәүнең “ВАЗ 211440” автомобилендә спиртлы продукция тутырылган 5 литрлы 30 савытны табып, хуҗасыннан алды. Бу хәлдән соң ук диярлек Чистайдагы торак йортларның берсе тирәсендә әлеге шәһәрдә яшәүче берәүнең “Volga Siber”автомобиле багажнигында алкогольле продукция тутырылган бишәр литрлы 5 полимер савыт табылып, хуҗасыннан алынды.
Спиртлы продукция хуҗалары үзләренең аңлатма язуларында продукцияне үзләренең шәхси ихтыяҗлары өчен сатып алуларын күрсәтергә маташа. Тик спиртлы продукциянең күләменә карап фикер йөрткәндә, моңа ышануы кыен.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре спиртлы продукция әйләнеше фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрә.