Без бик катлаулы чорда – икътисадый реформалар һәм кризислар, үзгәртеп корулар чорында яшибез. Тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, коррупция теләсә кайсы үзгәртеп коруга куркыныч белән яный торган, икътисадый үсеш юлында бик зур киртә булып тора.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы хезмәткәрләренең балалары арасында “Намус белән яшәргә кирәк!” дигән тема буенча коррупциягә каршы юнәлештәге рәсемнәр бәйгесе уздырылды.
Балалар бәйгегә бик тә иҗади якын килде. Алар альбом битләренә, зуррак форматтагы кәгазь битләренә рәсемнәр ясады. Балалар үзләренең рәсемнәре белән коррупция терминын аңлауларын, шулай ук бу күренешкә карата нәфрәтләнүләрен белдерде. Иң яхшы рәсемнәр өчен тәмле-татлы бүләкләр өләшенде.