Яңа ел темасына яхшылап тагын бер кат кире кайтканчы, бу бәйрәмнең гади генә түгеллеген искә төшереп үтәсе килә. Ни өчен гади түгеллеге аңлашыла. Югары калорияле ризыклар ашап, Яңа елны “зәмзәм” сулары белән каршылап үтә торган озын-озак яллар булганга шулай. Бәйрәм табынына нинди эчемлекләр эләгүе исә үзебездән тора. Хәер, бәйрәм табынына гына да түгел әле. “Паленка” дип йөртелә торган аракының йортыбызга теләсә кайсы вакытта килеп эләгүе бар. Бигрәк тә бүген Россиянең күрше илләр белән үзара сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре күзлегеннән чыгып караганда шулай бу. Әйтик, Казахстан белән аерым таможня кагыйдәләре безнең өчен бик күп мөмкинлекләр, шул ук вакытта төрле хәтәрләргә юл ачты. Әнә шул Казахстаннан халык өчен кызыктыргыч бәядән сыйфаты ташка үлчим дәрәҗәсендәге хәмер “ташкыны” чын мәгънәсендә безгә ага башлады. Нәтиҗәсе билгеле: бюджет өчен югалту белән беррәттән, бәясенә кызыгып, моның ише контрафакт сатып алучыларның сәламәтлегенә күпме зыян! Ул гына да түгел, мондый аракы эчеп җан тәслим кылучылар да байтак бит! Шул ук вакытта легаль булмаган хәмер кибет киштәләребезгә һаман саен эләгеп тора.