Чит ил хәмере, сумның түбәнгә тәгәрәвенә карамастан, Россиядә дефицитка әйләнмәде

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

 Россиянең үзәк төбәкләрендә  чит ил хәмеренә ихтыяҗ, кыйммәтләнүенә карамастан, кимемәде. Шул ук вакытта сәүдә компанияләре арасында Россиянең Яңалыклар мәгълүмат агентлыгы үткәргән  сорашып-белешүләрдән күренгәнчә, әлеге продукциягә  кытлык юк.

Узган дүшәмбе һәм сишәмбедә сумның биржадагы курсы 1998 елгы дефолт чорыннан бирле түбәнгә таба иң зур “сикереш” ясады. 16 декабрьгә каршы төндә Үзәк банк, девальвация һәм инфляция куркынычының нык артуы белән аңлатып,  төп ставканы  елына 10,5 проценттан 17 проценка кадәр җиткерде. Сумның курсы төшүгә, күп кенә товарларның бәясе кыйммәтләнә башлады.

Чит ил хәмеренең бәясе чама белән 40 проценка артты. Әмма Яңа ел көннәре алдыннан аны акцияләр буенча иске бәядән сатып алырга була. Күп кенә сатып алучылар шушы мөмкинлектән файдалана да.

Эчтеләр. Эчәләр һәм эчәчәкләр

Центрторг” кибетләр челтәре әлегә чит ил хәмеренең яңа партияләрен сатып алырга ашыкмый.

Безгә  кыйммәт бәядән алырга куштылар, әмма безнең иске запаслар бар әле. Башта – 40 процентка кыйммәтләнде, диделәр. Бераздан, кыйммәтләнү, мөгаен, булмастыр, дип тынычландырырга маташтылар.   Шок халәтендә калдык. Хәзер шоктан  акрынлап чыга башладык инде”, - ди “Центрторг” кибетләр челтәренең коммерция бүлеге начальнигы Екатерина Долгачева.

Аның әйтүенчә, кибетләр челтәрендә хәмернең кыйммәтләнү-кыйммәтләнмәве – әлегә билгесез. Тик “Центрторг”та хәмер бәясе үссә дә, эчемлекне алудан туктамаячаклар.

Безнең Россиядә эчтеләр, эчәләр һәм эчәчәкләр... Акчасы бар кеше эчә, андыйлар аз түгел. Текила, виски эчәләр. Акчалары булганда, эчәләр һәм эчәчәкләр... Дәрәҗәсе өчен генә булса да. Беренчедән, дәрәҗәсе, икенчедән, гадәт, өченчедән - башкасы”, - дип билгеләп үткән агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше.

Долгачева әйтүенчә, чит ил хәмерен бүләк сыйфатында да күп алалар. Ә инде үзебезнең очсызлы аракы, әлбәттә, барыннан да күбрәк сатыла.

Ихтыяҗ кимергә мөмкин

Бүгенгә бездә чит ил хәмеренә кытлык юк. Ул артык кыйммәтләнмәде. Кибет киштәләребез тулы”. - дип хәбәр иткән Яңалыклар мәгълүмат агентлыгына ГРИНН корпорациясенең (Үзәк федераль  округта иң зур сәүдә челтәрләреннән берсе, 10 өлкәдә 20 дән артыграк “Линия” гипермаркеты бар) сатып алулар идарәсе начальнигы Людмила Шумакова.

Аның сүзләренә караганда, хәзер сатып алучылар чит ил хәмеренә күбрәк өстенлек бирә. Алга таба нәрсә булыр – анысы билгесез. Ник дигәндә, ихтыяҗның кимү кукынычы бар.

Сатып алучылар үзебездә җитештерелә торган эчемлекләргә күчте, дип әйтеп булмый әле. Бу кадәресе гыйнвар аендагы эш йомгаклары буенча күренәчәк,” - ди Шумакова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International