ЦИФФРА тармак аналитик агентлык башлыгы Вадим Дробиз фикеренчә, аракының ваклап сатудагы минималь бәясе кимү (2015 елның февралендә шундый вакыйга көтелә) легаль булмаган һәм контрафакт хәмер күләменең кимүенә китермәячәк, дип хәбәр итә Россиянең “Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы.
Дүшәмбе көнне “Росалкогольрегулирование”нең 2015 елның 1 февраленнән хәмернең ваклап сатудагы минималь бәясен 0,5 л бер шешәсе өчен 220 сумнан 185 сумга калдыру турында хәбәр иткәнлеген искә төшерик.
Шул ук вакытта регуляторның әлеге карарны кабул итү сәбәпләрен күрсәтмәвен дә искәртик.
“Икътисадый яктан нигезсез карар бу – Россиядә, бәяне төшерү өчен, берни дә очсызланмады. 100 процентка легаль булган бер шешә аракы ничек 260 сум торган, шулай тора”, - дип аңлату ягында ЦИФФРА җитәкчесе регулятор карарын.
Эксперт фикеренчә, 220 сум дәрәҗәсендәге элеккеге минималь бәясе дә - киметелгән бәя, ул “кайбер шәхсән очраклар” өчен генә гадел булырга мөмкин. Шәһәрдә ликер-аракы заводы булдырылып, кибет шул завод бинасында урнашса, шул шәхсән очрак була, ди ул.
“Тик Россиядә мондый заводлар саны – 100, ә ил буенча нибары - якынча 250 мең сәүдә ноктасы”, - дип билгеләп үткән эксперт.
“Бездә заводтан товарны җибәрү бәясе (1 февральдән) – 162 сум булачак. Завод бәясе белән ваклап сатудагы бәя аермасы нибары 23 сум килеп чыга. Әкияттә генә була торган хәл бу. Дистрибьютерның өстәмә хакы - 20 процент, ваклап сатуда – 30 процент”, - ди эксперт.
“Шуңа күрә 1 февральдән нәрсә килеп чыгачак дисезме: бүген 220 сумнан сатыла торган легаль булмаган барлык аракы 185 сум торачак... Авыр социаль-икътисадый хәлләр антидепрессант таләп итә. Хәмер бөтен дөнья йөзендә төп антидепрессант ролен үтәгәч, башкача була да алмый. Әмма бу легаль булмаган хәмер күләмен дә, гаять зур суррогат күләмен дә киметмәячәк”, - дип белдергән Дробиз.