2014 елның 4 кварталы өчен федераль форматта Декларацияләр кабул итү турында

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2014 елның 4 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү срогының төгәлләнеп килүе турында искә төшерә.   Декларацияләр 2015 елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин.

Декларацияләрне кабул итү йомгаклары буенча  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында “Декларацияләү” бүлегендә теркәлгән декларацияләр турында мәгълүмат урнаштырылачак.

Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнешен һәм (яки)  алардан файдалану күләмен, җитештерү егәрлекләрен куллануны декларацияләгәндә мәгълүматларны дөрес күрсәтмәү һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозу өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.13 статьясында күздә тотылган, һәм ул вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга  - илле меңнән йөз мең сумга  кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International