РФдә хәмер җитештерүдә законны санга сукмау өчен җаваплылык көчәйтелде

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

РФ Президенты Владимир Путин хәмер контрабандасы һәм контрафакт спирт җитештергән өчен, шулай ук балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен җаваплылыкны көчәйтү турында законнарны имзалады. Документлар чәршәмбе көнне хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталына урнаштырылды.

Россия хакимиятендәгеләр илебездә эчкечелеккә каршы актив төстә көрәшә. 1990 еллар ахырында Россиядә алкоголь аркасындагы үлем-китем, төрле мәгълүматларга караганда, барлык үлем-китем очракларының 16 дан 37 процентка кадәрен тәшкил итсә, соңгы елларда бу күрсәткеч сизелерлек кимеде. 2013 елда, аерым алганда, балалар арасында эчкечелек 100 мең кешегә 0,08 (2010 елда – 0,19), үсмерләр арасында  - 5,13 (2010 елда – 9,85) күрсәткеченә кадәр кимегән.

Законның беренчесендә балигъ булмаганнарга ваклап сатуда хәмерне кабат саткан өчен штрафның түбәнге чиге 50 мең сум итеп билгеләнгән. Югарыгы чиге 80 мең сум дәрәҗәсендә калдырылган.

Бүген, минималь чиксез генә, 80 мең сумлык штраф гамәлдә булып килә. Хәзер исә штраф күләме 50 меңнән 80 мең сумга кадәр яки хөкем ителгән затның өчтән алты айга кадәрге чордагы кереме күләмендә  (бүген алты айга кадәрге чор өчен гамәлдә булып килә) тәшкил итәчәк.

Моннан тыш контрафакт хәмер һәм тәмәке контрабандасы, аларны җитештергән һәм саткан өчен җаваплылыкны көчәйтүне күздә тоткан законга кул куелды. Закон нигезендә маркировкаланмаган товарларны зур күләмдә (бәясе100 мең сумнан артып киткән) җитештергән, сатып алган, саклаган, ташыган яки саткан өчен штрафлар күләме арттырыла. Моның өчен 300 мең сумга кадәр (хәзерге вакытта – 200 мең сумга кадәр) штраф күздә тотылачак.

Ә инде оештырылган төркем яки, алдан сүз куешып, бер төркем затлар тарафыннан кылынган шундый ук гамәлләр өчен яисә аеруча зур күләмдә (бәясе 1 миллион сумнан артып киткән) товар белән кылынган гамәлләр өчен 200 меңнән 500 мең сумга кадәр яки хөкем ителгән затның бердән өч елга кадәрге кереме күләмендә штраф каралачак.

Моннан тыш Җинаятьләр кодексына “хәмер продукциясе һәм (яки) тәмәке контрабандасы” дигән статья кертелә. Зур күләмдә алкогольле продукция һәм тәмәкене законсыз төстә Таможня берлеге (Россия, Белоруссия, Казахстан) чиге аша алып чыккан өчен 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр яки  хөкем ителгән затның бердән өч елга кадәрге хезмәт хакы күләмендә штрафлар яки мәҗбүри эшләргә җәлеп итү яисә биш елга иректән мәхрүм итү күздә тотылган.

Алдан сүз куешып, бер төркем затлар яки хезмәт урыныннан файдаланып, вазыйфаи зат тарафыннан кылган шундый ук гамәл өчен 1 миллион сумга кадәрге штраф белән яки  хөкем ителгән затның  өч елга кадәрге кереме күләмендә штраф белән яки аннан башка гына өчтән җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Оештырылган төркем тарафыннан кылынган шундый ук гамәлләр өчен 2 миллион сумга кадәр штраф белән яки  хөкем ителгән затның биш елга кадәрге кереме күләмендә штраф белән яки аннан башка гына 7дән 12 елга кадәрге срокка  иректән мәхрүм итү һәм ике елга кадәр ирекне чикләү яки аннан башка гына штраф түләтү күздә тотылган.

Моннан тыш Административ хокук бозулар турында кодекска, үлчәгәндә, алыш-биреш ясаганда сатып алучыларны алдаган өчен штрафларны арттырган төзәтмәләр кертелә: вазыйфаи затлар өчен  - 10 меңнән 30 мең сумга кадәр (хәзер 10 меңнән 20 мең сумга кадәр), юридик затлар өчен – 20 меңнән 50 мең сумга кадәр (хәзер 20 меңнән 40 мең сумга кадәр). Гражданнар өчен штрафлар элеккечә кала – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр.

Закон нигезендә, сатканда товарның куллану үзенчәлекләре һәм товарның сыйфаты турында кулланучыларны алдау гражданнар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 12 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салуга китерәчәк.

Моннан тыш товарларны индивидуализацияләү чараларын законсыз кулланган өчен штрафлар күләме арттырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International