“Росалкогольрегулирование” “Росспиртпром” концернын легаль булмаган шартларда җитештерелгән спиртны, шулай ук аны җитештерү өчен җиһазларны тартып алу һәм юкка чыгару турында карарларны бердәнбер үтәүчегә әйләндерү тәкъдиме белән чыкты.
Тиешле боерык проекты, аның буенча халык арасында фикер алышу (13 мартка кадәр) өчен, regulation.gov.ru сайтында урнаштырылган.
Быелның 1 гыйнварыннан легаль булмаган шартларда җитештерелгән спиртны, шулай ук аны җитештерү өчен кулланылган җиһазларны һәм транспортны конфискацияләү һәм юкка чыгару турында законның үз көченә кергәнлеген искә төшерик.
Лицензиясез калган оешмалар продукцияне законсыз җитештерүне дәвам иттерә алмасыннар өчен әлеге чараларны күрергә карар ителде, дип хәбәр итә “Ведомости”.