Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2015 елның 1-12 гыйнварындагы эш йомгаклары

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Озын-озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәре, ниһаять, тәмамланды. Әмма Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре бәйрәмнәр көннәрендә дә эшләп алырга да җай тапты. Һәм, әйтергә кирәк, алар бик нәтиҗәле эшләде. Кичә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе уздырган киңәшмәдә гыйнварның беренче көннәрендәге эшкә башлангыч йомгак ясалды.

 Әлмәт территориаль органы

Ачыкланган:

- Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен ташуның 5 очрагы (5 мең л артыграк хәмер хуҗаларыннан алынган)

- хәмер продукциясен сату өчен билгеләнгән вакытны санга сукмауның 1 очрагы (Лениногорск ш.)

- көмешкә сатуның 2 очрагы (1 л көмешкә хуҗасыннан алынган).

 Арча территориаль органы:

Ачыкланган:

- Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китерүнең 1 очрагы (50 л чамасы хәмер хуҗасыннан алынган)

- хәмер продукциясен сату өчен билгеләнгән вакытны санга сукмауның 1 очрагы (Балтач районы, Түбән Шубан ав..)

- көмешкә сатуның 1 очрагы (3,1 л көмешкә хуҗасыннан алынган).

 Зеленодол территориаль органы:

Ачыкланган:

- Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен ташуның 4 очрагы (221 л чамасы хәмер хуҗасыннан алынган)

- хәмер продукциясен сату өчен билгеләнгән вакытны  санга сукмауның һәм тиешсез урында сатуның 3 очрагы (Зеленодол ш., Төзүчеләр ур., Зеленодол районы, Карамалы Тау ш.т.б.: Зеленодол районы, Большие Ключи ав.)

-  көмешкә сатуның 2 очрагы (1 л көмешкә хуҗасыннан алынган)

 Казан территориаль органы:

Ачыкланган:

- хәмер продукциясен сату өчен билгеләнгән вакытны  санга сукмауның һәм тиешсез урында сатуның 12 очрагы (Казан ш., Лаеш ш.)

- алкогольле продукцияне стационар булмаган сәүдә объектларында сатуның 4 очрагы (Казан ш., 159,3 л сыра хуҗасыннан алынган)

 Түбән Кама территориаль органы:

Ачыкланган:

- хәмер продукциясен сату өчен билгеләнгән вакытны  санга сукмауның һәм тиешсез урында сатуның 1 очрагы (Түбән Кама ш.)

- сыраны стационар булмаган сәүдә объектларында сатуның 2 очрагы (Түбән Кама ш.)

 Чаллы территориаль органы

Ачыкланган:

- сыраны стационар булмаган сәүдә объектларында сатуның 6 очрагы (Чаллы ш., Алабуган ш.)

- билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән маркировкаланмаган алкогольле продукция әйләнешенең 4 очрагы (106,25 л хәмер хуҗаларыннан алынган)

 Чистай территориаль органы:

- Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясен китерүнең 1 очрагы (221 л  хәмер хуҗасыннан алынган)

- көмешкә сатуның 7 очрагы

- хәмер продукциясен сату өчен билгеләнгән вакытны  санга сукмауның һәм тиешсез урында сатуның 1 очрагы (Чистай ш.)

- алкогольле продукциянең әйләнеше буенча лицензион эшчәнлекнең 1 очрагы (5,4 л хәмер хуҗасыннан алынды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International