РФнең җиде субъектында 21дән яшьрәк затларга хәмер сату тыела

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

РФнең җиде субъекты хакимиятләре 21 яшькә җитмәгән затларга хәмер эчемлекләре сатуны тыярга ниятли Бу субъектлар исәбенә Кырым Республикасы, Чечня Республикасы, Тула өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы, Хабаровск, Ставрополь һәм Камчатка крайлары керә.

“Аек Россия” проекты җитәкчесе, Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хамзаев әйтүенчә, әлеге субъектлар хакимиятләренә тиешле законнар эшләү буенча тәкъдимнәр тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез: “Этил спиртын җитештерүне һәм әйләнешен җайга салу турында” ФЗ нигезендә, төбәкләр хакимиятләре алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр билгеләүгә, шул исәптән алкогольле продукцияне ваклап сатуга тулысынча тыю билгеләүгә” хокуклы, дип хәбәр итә “Известия”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International