Балалар һәм үсмерләрне хокукый яктан агарту Әлмәт территориаль органы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Үсеп килүче буынны хокукый яктан агартудагы уңышлар башлыча тәкъдим ителгән эш формаларының күп төрлелегенә бәйле. Территориаль орган хезмәткәрләре укучылар, студентлар белән эш формалары рәвешендә китап күргәзмәләре, әңгәмәләр, семинарлар, лекцияләр, әдәби күзәтүләр, хокукый практикумнар, хокук дәресләре, танып белү характерындагы уеннар, әңгәмә-диалоглар оештыра.
2015 елның 14 гыйнварында, хокукый яктан аң-белемнәрне үстерү, кулланучылар хокуклары турында мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, Баулы №7 мәктәбе укучыларына хокукый культураны үстерү эше оештырылды.
Мәктәп укучыларына хокукый аң-белемнәрне аңлату һәм пропагандалау өчен төрле белгечләрнең тырышлыкларын берләштерү тормышта актив позиция формалаштыра, яшьләрнең юридик яктан мәгълүматлы булуына ярдәм итә.