23 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры катнашында “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2015 елга бурычлары” дигән темага йомгаклау киңәшмәсе үткәрелә. Киңәшмәдә шулай ук Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе җитәкчесе Г.А.Одинцов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, алкогольле продукция җитештерүчеләр, күпләп һәм ваклап сату сәүдәсе эшмәкәрләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр башлыклары (видеоконференция режимында) катнашачак.