Минзәлә кибетләрендә саклау вакыты чыккан товарлар саталар

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безнең халык  еш кына сыйфатсыз ризыклар проблемасы белән күзгәүз очрашып тора. Канәгатьсезләр саны кимеми, кулланучыларны һаман,  сатып алынган ризык сыйфатсыз булып чыкса, нишләргә, дигән сорау борчый.

            “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 7 статьясы нигезендә, сатып алучыларның һәркайсы сәламәтлегенә янамый торган сыйфатлы ризык сатып алуга хокуклы. Саклау вакыты чыккан товарлар сатучы эшмәкәрләр югарыда күрсәтеп үтелгән  законның, шулай ук башка федераль законнарның төп таләпләрен, санитария-эпидемиология кагыйдәләрен һәм нормаларын боза. Саклау вакыты чыккан продукция сыйфатсыз булуы сәбәпле кешенең сәламәтлеге өчен  куркыныч белән янаганлыктан, сатудан алынырга тиеш.  Өегезгә кайткач, сатып алынган ризыкның бозылган булуын күрсәгез, әлеге законның 18 статьясы нигезендә, сез бу товарны кибеткә кире кайтара аласыз. Чегыгыз югалса да борчылырга урын юк:  бу хәл бозылган товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарудан баш тартуга нигез була алмый. Видеокүзәтү камералары товарны нәкъ шушы кибеттән сатып алуыгызны күрсәтсә, шул җитә.
              2014 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына тиешле мәгълүматлары булмаган һәм саклау срогы чыккан азык-төлек сату буенча 12 гариза алынды. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 42 000 сумнан артыграк сыйфатсыз товар сатудан алынды.  2013 елда исә бу сумма 19 000 сум тәшкил иткән иде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ләйсән Фатыйхова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International