Зәйдә бер сатучының балигь булмаган үсмергә хәмер сатып җибәрүе ачыкланды

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Зәйдә республика, район территориясенә Казахстаннан алкогольле продукция кертү очракларын кисәтү чаралары дәвам итә. Әле узган атнада гына ЮХИДИ хезмәткәрләре Казахстан Республикасында яшәүче 30 яшьлек берәүне шәхси автомобилендә Россия маркировкасы булмаган 96 шешә хәмер продукциясе китергән чагында тоткарлады. Бу җәһәттән тупланган материаллар, карар кабул итү өчен, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама шәһәрендәге территориаль органына җибәрелде. Кызганычка, шәһәрдә “хәмер матавыгы” моның белән генә тәмамланмаган булып чыкты: 17 гыйнварда балигъ булмаган үсмергә хәмер саткан өчен “Орион-2” кибете сатучысы административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International